Баулы районы авылларында Яңа елны бәйрәм иттеләр

2016 елның 3 гыйнвары, якшәмбе

Әлеге кичә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Махсус әлеге бәйрәмгә әзерләнгән яңа биюләр күрсәтелде, яңа җырлар яңгырады.Алып баручылар Надир һәм Динара оста итеп үткәргән конкурсларда тамашачылар бик теләп катнаштылар. Аларның һәрберсенә сәхнәдән Яңа ел котларга мөмкинлек бирелде. Шулай ук лотерея да уйнатылды.Ә азакта барлык тамашачыларны фойега чакырдылар, анда теләге булган һәр кеше яңа ел шигырьләрен сөйли, бәйрәм җырларын башкара алды.

Кичәне күңелле дискотека тәмамлады.

Фото: vk.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International