Баулының «Өмет» мәчетендә имамнар җыелышы узды

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Имамнар җыелышында Баулы районы башлыгының урынбасары Миннефоат Хәсиятуллин, эчке эшләр бүлеге полиция начальнигынын оператив эшләр буенча урынбасары Александр Иванов, авыл имамнары катнашты. Җыелыш террорчылыкка һәм дини экстремизмга каршы профилактика уздыруга багышланган  сөйләшүләргә корылды. Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сүзләренчә, без илдә барган хәлләргә битараф калырга тиеш түгел.

Имамнар җыелышында Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, республика мөфтие тарафыннан кабул ителгән карарлар белән дә таныштырып үттеләр.

Чара барышында шулай ук районда алып барылган дини эшчәнлек хакында әйтеп үтелде, имамнарның халык арасында традицион ислам кагыйдәләрен аңлату мөһимлеге ассызыкланды.



"Хезмәткә дан"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International