Баулы хастаханәсендә халык дружиначысы таныклыгы тапшырылды

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Тантаналы чарада ирекле халык дружинасы штабы җитәкчесе Фоат Хәсиятуллин, штаб начальнигы Хәким Могыйнов, комнадир Рафаэль Шәймарданов һәм Баулы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм Зәйнәгетдинов булдылар.

Яхшы хәбәр булып ел саен халык дружинасы әгъзәләре арасында узучы бәйге нәтиҗәләрен әйтү булды. Җәмгыятьтә тәртип саклауда катнашкан өчен 50 мең сум күләмендәге ТР премиясе белән Светлана Журавлёва бүләкләнде.

Шәһәрнең халык дружинасында 200гә якын кеше тора. Полиция ярдәмчесе барлык теләүчеләр дә  була ала, аның өчен алдан гариза язырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International