Баулы районында тыл хезмәтчәнен котладылар

2026 елның 3 апреле, җомга

Рәмүзә Фазлый кызы Сәмыйкова Оренбург өлкәсенең Иске Шалты авылында дүрт балалы гаиләдә туып үсә. 21 яшендә Баулы районы Яңа Шалты егете Сабирҗан Сәхибулла улы белән гаилә кора. Тормыш иптәше алтын куллы балта остасы була, Рәмүзә апа гомере буе фермада эшли, җәй көннәрендә чөгендер утауда була. Аның гомуми хезмәт стажы 47 елдан артып китә.
Сәмыйковлар Шалты авылында 32 ел бергә тату гомер итеп, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Сабирҗан ага 1985 елда вафат була. Рәмүзә апа балаларын берүзе аякка бастыра. Алты баласын да үзе кебек хезмәт сөючән итеп тәрбияләгән ул. Алар барысы да, үз куллары белән йорт җиткереп, мул тормышта гомер итәләр. Рәмүзә апа бүгенге көндә кызы Роза Нәгыймова гаиләсендә бәхетле картлык кичерә, үз аякларында йөреп тора. Ул бик бай әби: 13 оныгы, 15 оныкчыгы да бар.

Хезмәт ветеранын Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да котлады, Россия президентының котлау открыткасын, Татарстан рәисе бүләген һәм район башлыгы исеменнән чәчәкләр тапшырды.

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International