Бакчачыларга бакча агачларын һәм куакларын кыш алдыннан күп кенә су белән сибәргә киңәш ителә

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Бакчачыларга бакча агачларын һәм куакларын кыш алдыннан күп кенә су белән сибәргә киңәш ителә - 40 см тирәнлектә туфракта дымлылык юк. Кызу сентябрь туфракны тәмам корыткан. Шуңа күрә агачлар хәзер коры туфракта утыра. Суыклар килгәнче агачларны һәм куакларны су белән сибәргә кирәк, чөнки сусыз алар кышны чыга алмыячаклар. Су сибәр алдыннан куаклардан чирле җимешләрне һәм яфракларны алып куярга кирәк. Аннары туфракны казып чыгарга кирәк, һәм шуннан соң гына су сибәргә тотынырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International