Баулыда Тинчурин исемендәге Татар театрының гастрольләре булачак

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Тинчурин театры үзенең 82нче сезонын Баулы районында булачак «Бер күрешү үзе бер гомер!» спектакле белән ачып җибәрә. Әлеге пьеса авторы безнең якташыбыз, язучы, драматург, яраткан шагыйребез Фәнис Яруллин.

17 ноябрь сәгать19:00 – Кзыл-Яр авылының мәдәният йорты

18 ноябрь сәгать19:00 – Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының концертлар залы

19 ноябрь сәгать19:00  – Исергәп авылының мәдәният йорты

Билетларны 22 октябрьдән башлап Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының кассасында сатып алырга булачак. Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International