Александровка авылында яшәүчеләр ишегалларын чәчкәләр һәм төрле корылмалар белән бизәгәннәр

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
Ирле-хатынлы Александр Звегинцев һәм Җәүһәрия Мәхмүтова барлык Александровкага да танылганнар. Кышын алар кардан фигуралар әвәлиләр, язын һәм җәен – чәчкәләр утырталар, төрле скульптуралар ясыйлар. Бу елны аларның ишегалдын стильләштерүче кое һәм тал чыбыгыннан ясалган койма бизи. Кышка аларның планында – маймыл фигурасын әвәләү, чөнки ул киләсе елның символы булачак. Ә маймыл өчен пластмасс шешәләрдән ясалган пальма йорт алдында үз урынын тапты инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International