Өлкән яшьтәге баулылылар мунчада ярты хакка гына юына алачаклар

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Өлкән яшьтәге баулылылар мунчада ярты хакка гына юына алачаклар. “Хезмәткә дан” сайты хәбәр иткәнчә, Өлкәннәр көне хөрмәтенә Баулының мунча җитәкчелеге пенсионерларга ташлама ясыячак. Бу елны ярты хакка мунча керергә яратучылар 1 һәм 2 октябрь көннәрне килә алачаклар. Искә төшереп китик, мунча керүнең 1 сәгате 145 сум. 1 октябрь көнне – ир-атлар көне, 2 октябрь – хатын-кызлар көне булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International