Соңгы көннәрдә Татарстанда автомобильдән очып чыгу нәтиҗәсендә һәлак булган кеше саны артты. Алар барысы да куркынычсызлык каешы белән эләктерелмәгән булганнар.
Мәсәлән, Буа районында 30 яшьлек ир-ат зур тизлектә барып юл читенә ауган.
- Ул каеш белән эләктерелмәгән булган. Автомобильнең ау нәтиҗәсендә ир-ат очкан, ул урында һәлак булды, - билгеләп үтте инспекция.
Охшаш очрак Арча һәм Спас районнарында булды.
- Барлык очракларда да юл һәлакәтендә катнашкан кешеләр урында вафат булганнар. Бу елны Татарстанда транспорт чаралар ауының 287 очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 55 кеше һәлак булган, ә 360 кеше яраланган, - билгеләп үттеләр ЮХИДИдә.