Баулылылар үз куллары белән юлны киңәйтәләр

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Баулы районында яңа юллар салына, ләкин барысын да яхшыртыр өчен бик күп вакыт кирәк...Яңа асфальт яткан җирләрдә дә кыенлыклар килеп чыга әле.

“Безнең урамда яңа асфальт салдылар, ләкин аның киңлеге бер машинага үтәр өчен ярый, ике машина сыеша алмыйлар, чөнки асфальт юл читеннән 15-20 сантиметрга биек. Шуңа күрә машиналар бамперларын сындыралар һәм төпләрен сыдыралар, туктар өчен дә урын таба алмыйлар. Шул сәбәпле йорт яшәүчеләре акча җыеп өч КамАз  вак таш кайтарып юл читен тигезләделәр” – ди “Хезмәткә дан” газетасына язган хатында Калинин урамында яшәүче Марсель Зәкыйров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International