Баулы районында салкынча һава килү белән вируслы инфекциянең үткен ресрипацияле төре белән авыручы саны арта башлый. Атна эчендә ул 36% үсте. 1-6 сентябрь көннәрне 77 авыручы теркәлгән. 7-13 сентябрь көннәрне – 105 очрак. Күпчелектә – балалар.