Баулы фермеры бәрәңге уңышына зарланмый

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Баулы районының Татар Кандызы авылыннан фермер Замир Сәлиховның бу елны бәрәңгесе яхшы уңды. Ул аны язын 30 гектар җирдә утырткан иде.

Фермер сүзе буенча, ул бәрәңгенең ике төрен утыртты, берсе 250 центнер уңыш биргән булса, икенчесе – 180 центнер. Бәрәңгесен Замир Сәлихов авыл һәм шәһәр халкына сата.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International