Олы яшенә карамастан Бибихәбибә апа шат күңелле һәм нык. Озын гомернең сере нәрсәдә дигән сорауга Бибихәбибә апа – дөрес туклануда һәм даими хәрәкәтләнеп торуда дип җавап бирде.
Юбилярны котлар өчен Совет Аппараты җитәкчесе Ринат Хәмидуллин һәм башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина килделәр. Ринат Газизуллович Баулы районы башлыгы Р.Х.гатиятуллиннан килеп ирешкән котлау хатын укып юбилярга чәчкәләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.