Хөкүмәтнең "Ана (гаилә) капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга тоту кагыйдәләре"нә үзгәрешләр кертү турындагы карары дүшәмбе көнне рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Май аенда Дәүләт Думасы ана капиталын балага өч яшь тулганны көтмичә ипотека кредиты буенча беренчел взносны түләү өчен файдалануга рөхсәт бирүче законны икенче һәм өченче укылышта кабул итте.