Стартка 25 мең кеше чыкты. Йөгерешкә старт Элизон Феликс үзе бирде. Баулының җиңел атлетчысы WeRUNMSK халыкара йөгерешне дүртенче тапкыр җиңде. Ринас дистанцияне 29 минут 55 секунд эчендә узды. Йөгерештә шулай ук якташыбыз Олег Сидоров катнашты.