Профориентация эше кысаларында ЮПХ инспекторы Григорий Чернов 6нчы мәктәпнең өлкән сыйныф укучыларында кунакта булып кайтты. Ул укучыларга бүгенге көндә грамотлы булу бик мөһим икәнен сөйләде, юл патруле хезмәте инспекторы профессиясе белән таныштырды. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, иҗтимагый транспорт чараларында үзеңне ничек тотырга һ.б. турында сүз барды.