Баулыда сайлаулар тәмамланды

2015 елның 13 сентябре, якшәмбе

Тавышларны исәпләү вакытында “Хезмәткә дан” һәм Баулы телевидениясе корреспондентлары 3нче мәктәптә урнашкан 1024 сайлау участогында булдылар.

Әлеге участокка беркетелгән халыкның 89,5% килде (953 кеше, аларның 32 – өй шартларында).

Сәгать 20:00 соң сайлау участогы рәисе Андрей Миңнуллин сайлау тәмамланды икәнен игълан итте.

Территориаль сайлау комиссиясе сайлаучыларның нәтиңәләре белән таныштырды. Баулы районы буенча сайлауга сайлаучыларның 94,4% килде, шул санда 92,1% - Баулы шәһәрендә, районыбыз авылларында – 98,2%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International