Әдил Вафин неврология, хирургия, гинекология бүлекләре, стерилизация бүлмәсе һәм яңа фасад, территория белән танышты. Шулай ук ул дәваланучылар белән аралашты.
Министр һәрбер стационар бүлмәләрдә шәфкать туташын чакыру төймәсе булырга тиеш диде, ә юына бүмәләрендә – душ кабинасы.
- Гомумән мин ясалган ремонт сыйфаты белән кәнагәть. Монда бик зур күләмле эш башкарылган. Хастаханә заман клиникалары кыяфәтенә керә, - диде министр. - Безнең алда хәзер башка мәсьәлә – ул да булса медицина ярдәмен алуда һәм аның сыйфатында үзгәрешләр кертү. Кешегә карата мөнәсәбәт тә үзгәрергә тиеш.