Баулының 1нче мәктәп укучылары “Көзге изегелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” атналыгы кысаларында “Изгелек визиты” оештырдылар. Укучылар педагогика хезмәте ветераннарына бардылар, аларга кулларыннан килгән ярдәм күрсәттеләр (көзге уңышны җыю, бакчада эшләү).