Баулының күпбалалы гаиләдән булган балалар Татарстанның театрларында булачаклар

2015 елның 11 сентябре, җомга

Әлеге чара Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән 2010-2015 елларга Республикада “Киләчәк” мәгариф үсеше стратегиясенең 3 этабын реализацияләү буенча чаралар планы кысаларында оештырыла.

Шулай 11 сентябрь көнне “Әкият” Татар дәүләт курчаклар театрында “Юл билгеләре паркы” аталган беренче спектакленә Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлкәй, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа районнарыннан 200 бала барачак. Шулай ук балалар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына, Г.Кәриев исемендәге Казан Татар дәүләт театрына, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International