Баулыда тагын бер шугыч булачак

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Ачык шәһәр бассейнында ремонт эшләре берничә ай дәвамында булачак. Сентябрь аенда эшне төгәлләргә ниятлиләр. Бу турыда кичәге очрашуда әйтелде.

-          Эш планы буенча ремонт эшләре тиздән бетәчәк. Бассейны су белән тутырачаклар. Кышын без шугыч ясарга ниятлибез. Шулай ук стадион территориясендә пляж волейболы өчен мәйданчык төзәргә карар кылдык. Икенче җәй башына аттракционнар булачак, - диде районыбыз башлыгы Рамил Гәтиятуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International