Нәбиева Фәниүзә Нургалеевна музей эшчеләренә аның әнисе 20нче гасыр башында теккән балалар ыштаны бүләк итте.
Әлеге ыштан бау белән эләктерелгән ике тоташмаган җиң кебек күренә. Ул капшап карауга каты, хәзерге нәниләрнең мондый ыштан киясе килмәс.