Балалар бер-берсен куыша-куыша чаган яфраклары җыйдылар, Мәңгелек ут янында булдылар, хәрби техника, һәйкәлләр белән таныштылар. Шулай ук Фәнис Яруллин һәйкәле янында алар шигырьләр укыдылар. Һәм иң мөһиме Баулы районының почетлы гражданины Петр Зотагин белән очраштылар.