Татарстанда 3 млн тоннага якын икмәк суктырылган

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
Татарстанда 3 млн тоннага якын икмәк суктырылган. Бүген бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Герман Елянюшкин да катнашты.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республикада бүген 3 млн. тоннага якын икмәк суктырылган,гектарыннан уртача 21,3 центнер уңыш чыга. Урып-җыюны Әлки, Апас, Буа һәм Зәй районнары тәмамлап килә. Кайбыч, Нурлат һәм Әтнә районнарында берничә йөз гектар җыясы калган. Августтагы әйбәт көннәрдән ТРның Тәтеш, Спас һәм Биектау муниципаль районнары уңышлы файдаланды, диде министр. «Тагын 170 мең гектар мәйданда уңыш җыясы бар әле. Тукай районында уңыш зур булса да, калган районнарда уңыш түбән һәм урып-җыю озакка сузылды: Яңа Чишмә (12,5 мең га), Чирмешән (9 мең га), Мөслим (10 мең га) районнары», - диде Марат Әхмәтов.

Хуҗалыклар арасында урып-җыюны тәмамлаганнар да бар икән. Марат Әхмәтов районнар җитәкчеләренә урып-җыюны тизләтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул киңәшмәдә катнашучылар игътибарын начар һава шартлары аркасында сыйфатсыз орлык салынуга юнәлтте. Кайбер районнарда орлык бер мәртәбә дә сынауга бирелмәгән. Шулардан: Әгерҗе, Баулы, Буа, Чүпрәле һәм башка районнар.

"Районнарның күбесе шикәр чөгендерен җыюга кереште, быел ул 58 мең га тәшкил итә. Татарстан Республикасының барлык шикәр заводлары уңышны кабул итә һәм эшкәртә башлады", - диде Марат Әхмәтов. Бүгенгә  яңа уңыш шикәр чөгендереннән 8 мең тоннага якын шикәр комы алынган инде.

Көзге культуралар 520 мең гектарда чәчелгән – бу фаразланган күләмнең 80 проценты. Министр сүзләренчә, тагын 130 мең га чәчеләсе калган. Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы берәмлекләре җитәкчеләрен автопаркның техник торышына игътибар итәргә өндәде. Министр сүзләренчә, кайбер хуҗалыкларда дистәләгән ватык тракторлар һәм комбайннар эшсез тора.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, синоптиклар фаразларына караганда, республикада яңгырлы көннәр сакланачак. Ул артта калучы районнар җитәкчеләрен эш темпларын тизләтергә һәм якын көннәрдә урып-җыю кампаниясен тәмамларга өндәде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

tat.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International