Укучылар спорт мәйданында чүп һәм үлән җыйдылар, агач утырттылар. Авыл мәдәният йорты эшчеләре һәйкәл янында җыештырдылар. 6 сентябрь көнне мәдәният йортында “Хыялымнан парк” бәйрәме узды. Чарада бәйгеләр, уеннар, тематик дискотека оештырылды.