Эшкә район һәм шәһәр башкарма комитетлары, “Бәләкәч” балалар бакчасы коллективы, 7нче мәктәп укучылары чыктылар. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов сүзе буенча өмә вакытында 100 спирея куаклары, алтмышар кызыл миләш һәм юкә утыртылды.