Фестиваль ярдәмендә Баулыда ял итер өчен урыннар аз түгел икәне ачыкланды. Моңа Татарстан Дәүләт советы депутаты Леонид Якунин һәм Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин инандылар. Шулай, паркта музей ярдәмендә “Ачык һава астында музей”, сәнгать мәктәбе – пленэр, асфальта рәсем салу, балалар китапханәсе хезмәткәрләре – әдәби мәйданчык, “Пушка” һәйкәле янында скандинавия йөреше оештырылды. Шулай ук “Сәламәтлек” форпостында һәрберсе кан басымын тикшерә ала иде. Һ.б.