“Парклар һәм скверлар көне” фестиваленә зәерләнү бара, ул 5 һәм 6 сентябрь көннәрне барлык республика территориясендә узачак. Баулы районы да читтә калмады. Бүген иртәннән бирле төрле оешмалар һәм бүлекләр вәкилләре агачлар үсентеләрен әзерләргә керештеләр.
- Әлеге инициативаны шәһәр башкарма комитеты күрсәтте. Агачлар Нефтьчеләр проспектындагы скверда утыртылачаклар, - диде Рафаэль Шаймарданов – Баулы шәһәре башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы буенча баш белгеч.
Барлыгы 50 үкә, 32 кызыл миләш, 20 кара миләш, 100 кизил куагы утыртырга ниятләнелә.