Ксения Владимирова сүзләренә караганда, www.dostizhenia.ru республикада яшәүчеләр һәм Татарстан кунаклары өчен эшләнгән. Кирәкле мәгълүматны эзләп табуы җиңелрәк булсын өчен сайтта төрле бүлекләр бар. “Акыллы Татарстан”, “Икмәкле Татарстан”, “Сәләтле Татарстан”, “Спорт сөюче Татарстан” кебек рубрикалар ярдәмендә һәркем республика уңышлары турында укый алачак”, – диде Ксения Владимирова. Сайттан файдаланучылар күп булсын өчен биредә бәйге дә игълан иткәннәр. Бүгеннән башлап һәркем үзенең уңышлары турында бөтен дөньяга җиткерә ала. Моның өчен, сайтка кереп, оештыручыларга хат кына юлларга кирәк. Нәтиҗәләрне һәр атна-ун көн саен игълан итәчәкләр. Иң-иңнәргә бүләкләр дә бар. Бәйгедә катнашучыларны бу атнада Казанда башланачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына билетлар, хәтта 10 литр бензин белән дә кызыксындырмакчылар.
Сайтларның икенчесе үзенә күрә бер социаль челтәргә әйләнеп китәргә мөмкин дип фаразлый уйлап табучылар. “Президент белән бергә” хәрәкәте вәкиле, Татарстанның ихтыярилыкны үстерү үзәге директоры Анна Синеглазова әйтүенчә, www.vmeste.tatar – аралашу, яңа дуслар табу өчен яхшы урын. Сайтның өстенлеге – биредә ел дәвамында республикада булачак мәдәни, күңел ачу һәм башка чаралар турында мәгълүмат туплап барырга җыеналар. Теге яки бу бәйрәмдә катнашырга теләүчеләр алдан ук тиешле исемлектә теркәлә дә ала. “Чараларны һәркем тәкъдим итә ала, – ди Анна Синеглазова. – Бәйрәмнәр исемлеген гел яңартып торачакбыз”. Әлегә ике сайт та рус телендә генә. Хәзер татар телендә дә шундый ук эчтәлектәге сайтлар булдыру юнәлешендә эшлиләр икән. Булганын гына тәрҗемә итәргәме, әллә яңасын уйлап табуы отышлыракмы – бу мәсьәләне хәл итмәгәннәр әле.
“Ватаным Татарстан”