Баулыда хосусый машина сараенда янгын чыкты

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
МЧС эшчеләренә янгынны сүндергәнче гараж капкасының тимер йозагын кисәргә туры килде. Бәхеткә каршы, сарай эчендә транспорт чарасы да, кыйммәтле әйберләр дә булмаган. Ләкин булганнардан барысы да янып беткән. Сарай хуҗасына булган хәл турында хәбәр ителде. Янгын сәбәбе ачыклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International