Шәһәрнең үзәк мәйданында “Самовыр янында” район бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмдә иң яхшы чәй табыны бәйгесе оештырылды. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы да катнашты. Бәйгедә катнашучыларны Баулы районы башлыгы Р.Х.Гәтиятуллин, Казаннан килгән кунаклар, шәһәребезнең ветераннары сәламләде.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бәйгенең җиңүчесе булып танылды һәм 1 дәрәҗәле диплом белән акчалата бүләккә ия булдылар.