Шикле кешеләргә, калдырылган сумка, пакетларга, төенчекләргә, балалар уенчыкларына һәм башка хуҗасыз әйберләргә игътибар итегез. Әгәрдә сез әлеге әйберләрне тапкан булсагыз, аларны тотып карамагыз һәм эченә карарга ашыкмагыз – бу шартлаткыч булуы ихтимал.
Шикле гражданннар һәм предметлар турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр итегез. Таныш булмаган кешеләр кулыннан бернинди әйбер дә алмагыз. Үзегезнең хуҗалыкларыгызны игътибарсыз калдырмагыз. Ата-аналар! Үз балаларыгызга төрле чит әйберләр куркынычлы булуы турында аңлатыгыз. Терроризм янау очрагында 5-50-98, 5-13-02 телефоннары буенча хәбәр итегез. Шулай ук бердәм ашыгыч ярдәм күрсәтү номеры 112 булуы турында онытмагыз.