Татарстан иң күп сәфәр кылына торган Россия төбәкләре бишлегенә керде

2015 елның 31 июле, җомга
«Коммерсант» газетасына басылган Ростуризм мәгълүматларына караганда, иң күп сәфәр кылына торган төбәкләр рейтингында Мәскәү (5,5 млн кеше), Санкт-Петербург (2,78 млн), Краснодар крае (2,77 млн), Мәскәү өлкәсе (1,9 млн) һәм Татарстан (1,2 млн) лидерлар рәтендә.
Шул ук вакытта республикада кунакханәләр саны аз булуы билгеләп үтелгән. Шулай итеп, республикада кунакханәләрдә 18,2 мең урын бар, шул ук вакытта Краснодар краенда 118,5 мең урын, Мәскәүдә - 83,4 мең, Санкт-Петербург – 52,9 мең, Мәскәү өлкәсендә – 31,3 мең. Әмма Татарстан бу күрсәткеч буенча Свердловск өлкәсе (кунакханәләрдә 15,2 мең), Ростов өлкәсе (14,3 мең) һәм Приморск краеннан (17,8 мең) өстен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International