“Милләт рухын саклап”: Татарстан язучылары белән очрашу

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Кичәдә туган телгә, туган якка битараф булмаган китап укучылар, китапханәчеләр катнашты.

Кичә башында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баулы халык театры режисеры Миргалиян Фәхриев башкарыунда Клара Булатованың “Шушы яктан шушы туфрактан без” шигыре яңгырады.

Кичә барышында Клара Булатова үзенең тормыш юлы белән таныштырды, шигырьләрен укыды, тамашачыларның сорауларына җавап бирде.

Язучы Әхәт Хәбибуллин кичәдә катнашучылар белән үзенең фикерләре белән уртаклашты, шигырьләрен укып китте.

Кунакларның чыгышлары Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йорты артистлары Зәйтүн Муллаянов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Әхмәтҗанова башкаруында җырлар белән үрелеп барды. 

Китапханәбезнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге каршында эшләп килүче “Илһам” иҗади берләшмә әгъзаләре иң өлкән шагыйрәбез Мәкмүнә апа Нәҗиповага, Алсу Васикова һәм Кәшифә Әхмәдиева үзләрененең шигырьләрен укып киттеләр.

Очрашу Әдәбият елына, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә нигез салынуның 150 еллыгына һәм сайлау алды кампаниясенә багышланды.

 

 www.bavly-cbs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International