Татарстанда 32 градуска кадәр эссе була

2015 елның 29 июле, чәршәмбе
Иртәгә көндез Татарстан Республикасында 32 градуска кадәр эссе була, явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдерә.

Бигрәк тә Апас, Буа, Чүпрәле һәм Тәтеш районнарында эссе булачак, ә Әгерҗе, Алабуга, Чаллы һәм Түбән Камада көндез 27-29 градус җылы булса, төнлә – 13-15.
Казанда көндез 31 градуска кадәр җылытачак, ә төнлә температура 18 градус җылы тәшкил итәчәк.

30 июль төнендә ТР ның күпчелек районнарында урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 м/с тизлектә җил, вакыты белән җилнең тизлеге 15-22 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Температура 20 градус җылы тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International