Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында хәбәр ителде. Комиссиянең 13 әгъзасы катнашкан тырышта 16 мәсьәлә каралды. Анда "Бердәм Россия" Бөтероссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе урынбасары һәм төбәк политсоветы президиумы әгъзасы, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе буларак ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та килгән иде.
Республикада сайлау алды кампаниясе тулы көченә эшли. Бу атнада ТР Үзәк сайлау комиссиясенә республика президенты постына 3 кандидаттан документлар тапшырылган. Сайлау комиссиясенең эшче төркеме әлеге документлары тикшерү белән шөгыльәнә һәм 10 көн дәвамында кандидатларны теркәү буенча тиешле карар кабул ителәчәк.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, бүген ТР Президентына кандидатлыкка документлар кабул итүнең соңгы көне.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова сүзләренчә, кандидатның барлык документлары да, депутатлардан җыелган 405 имза да — барысы җентекләп тикшерелгән. Тикшерүне органнар да, эшче төркем дә уздырган.
Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, муниципаль сайлауларда катнашырга теләк белдерүчеләрдән документлар кабул итүнең соңгы көне итеп 3 август билгеләнгән. 12 августта исә кандидатларны теркәү туктатыла. Муниципаль сайлауларда катнашырга 5857 кандидат тәкъдим ителгән (сәяси партияләр тарафыннан 5069 кандидат тәкъдим ителгән). Шуларның 13 проценты, ягъни 788е − үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр. Депутатлыкка кандидатларың 87се Казан шәһәре думасы депутаты булырга ниятли. Бүгенгә 1280 кандидат теркәлгән.
Сайлауларда 8 сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре катнашуы көтелә. Алар арасында “Бердәм Россия”/“Единая Россия”, “КПРФ”, “Россия коммунистлар партиясе”/“Коммунистическая партия России”, “Гадел Россия”/“Справедливая Россия”, “ЛДПР”, “Россия ветераннары партиясе”/“Партия ветеранов России”, “Россия патриотлары”/ “Патриоты России”, “Ватан”/“Родина” сәяси партияләре бар.
Искәртеп узабыз: ТР Президентын сайлаулар 13 сентябрь көнне булачак. Республиканың югары җитәкчелеген сайлау соңгы тапкыр 2001 елда уздырылган иде.
Шул ук көнне муниципаль берәмлекләрдә җирле хакимиятне сайлау да үтәреләчәк.