Бер айда Татарстанда 11 кешене елан чаккан

2015 елның 29 июле, чәршәмбе
Татарстанда июль башыннан кешеләрне елан тешләүнең 11 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе.

Аерым алганда, шундый очраклар ТР Әлмәт, Сарман, Биектау, Зәй, Арча һәм Югары Осланда теркәлгән.

Нигездә, еланнар урманда җиләк җыючы өлкәннәрне чага.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе елан чагудан зыян күрүчеләрне мөмкин кадәр тизрәк дәвалау учреждениесенә озатырга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International