Баш сөяге белән ми яралары, кабырга сыну һәм киселгән муен яралары белән табылды әлеге хатын-кыз. Тикшерү эшләре барышында 27 яшьлек Азамат Әбъяпаров эзенә төштеләр, аны бу җинаять кылуда гаеплиләр.
Тикшерү юрамасы буенча Әбъяпаров 28 яшьлек Александр Пачуев һәм 29 яшьлек Екатерина Самусенко белән бергә Ютазы районының Акбаш авылына үзенең элеккеге граждан хатынына килгән. Исерткеч эчемлекләр эчкәч алар өйгә кайту юлын караганнар, ләкин 3 мең сум югалуын ачыклаганнар. Яңадан булган урынга кайтып Әбъяпаров иптәшен урманлыкка алып чыккан, ләкин акчаны кайтару максатына ирешмәгәч, аны кире өенә кайтарган. Шул вакытта әлеге җинаятьтә катнашучылар хатынның әнисен транспорт чарасының багажник өлешенә яткырып урманга алып чыкканар. Шунда Әбъяпаров 64 яшьлек хатын-кызны кыйнаган, аннары – муенын кискән.
Җинаять кылучылар кулга алынган, әлегә оператив-эзләү чаралары уза, дәлилләүче материаллар җыела, тикшерү эшләре дәвам итә.