Янгын сүндерүчеләрне күршеләр чакыртты. Ялкынны 10-15 минут эчендә сүндерделәр, шуңа күрә янгын диварларга да, түбәгә дә кагылмаган. Йортның эчке ягы корым белән генә капланган. Йорт иминләштерелмәгән. Янгын сәбәбе ачыклана.