Булган хәл турында полиция хезмәткәрләре күршеләрдән белгәннәр. Таныш булмаган ир-ат чит фатирга кергәч, хатын-кыз куркуыннан ярдәм чакыра башлаган. Шул вакытта “кунак”, качу максаты белән, хуҗабикәнең аяк киемен киеп чабырга ниятләгән. Хәлне күреп торган шаһитлар аны туктатырга тырышканнар, ләкин ул барысын да этеп, янә фатирга кереп, ишекне эчтән бикләп йокларга яткан. Нәкъ шунда аны тоткарлаганнар да инде. Чакырылмаган кунак айныгач, бик нык исерек булу сәбәпле, дөрес түгел йортка эләккәнен аңлатып бирде. Ул үзенең фатирына кайттым дип уйлаган.
Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.