Баулы районы башлыгы Сәүдә эшчеләре көне белән котлады

2015 елның 25 июле, шимбә

Хөрмәтле сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр һәм аның ветераннары!

Рөхсәт итегез сезне бәйрәмегез белән котларга. Сезнең вөҗданлы хезмәтегез, инициативагыз, районыбыз тормышында актив катнашканыгыз, профессионал булуыгыз, бетмәс энергиягез һәм бик җаваплы булуыгыз аркасында мөһим социаль мәсьәләләр карала.

Чын күңелдән сезгә профессиональ уңышлар, стабильлек, яңа идеялар һәм аларны тормышка ашыруын телим. Сәламәтлек, оптимизм, бәхет, иминлек сезгә!

Бәйрәм белән!

Рамил Гәтиятуллин,

Баулы муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International