Баулы приюты балалары өчен паркка экскурсия оештырдылар

2015 елның 24 июле, җомга

23 июль көнне приют балалары түземсезлек белән көттеләр. Алар иртәнге аштан соң паркка экскурсиягә ашыктылар. Тәрбиячеләр Кулешова О.С. һәм Гареева А.Ф. балалар өчен спорт уеннары оештырдылар. Төшке ялдан соң “Хәзинә эзләүчеләр” уенын уйнадылар. Бу юлы хәзинә булып төсле резинкалар җыелмасы иде. Шулай ук балалар композиция өчен үсемлекләр җыелмасы ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International