Баулылар ут булмаганга һәм туфрак чыгаруга зарланганнар

2015 елның 24 июле, җомга

Алсу Г. Калинин урамында ут булмаганга зарланды.

“Йортыбызның ишегалдында ут юк. Төнлә бернәрсәдә күренми, ут үткәрүегезне сорыйбыз, баганалар бар” – дип яза ул. Гариза район башкарма комитетына юнәлгән, аңа “эшләнә” статусы бирелгән.

“Р.К.” дигән кеше “Ласточка” лагере районыннан туфрак чыгаруына зарланган. Аның сүзе буенча, бик күп чыгарганнар. Гаризаны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык территориаль идарәсенә юнәлткәннәр, аңа шулай ук “эшләнә” статусы бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International