Әлеге комплекс автомобиль номерларын билгеләү технологиясе нигезендә эшли, дип аңлаталар “Генерацияләү компаниясе” ААҖдә. Машинага урнаштырылган видеотеркәү камералары узып баручы барлык автомобильләрнең номерларын “укып” бара. Суд приставларыннан алынган мәгълүмат базасы белән чагыштырып, әҗәте булганнарны “аерып күрсәтә”. Мәгълүмат рация буенча берәр чакрым ераклыкта урнашкан ЮХИДИ хезмәткәрләренә җиткерелә. Алар, үз чиратында, авто хуҗаларын туктатып, суд приставларына тапшыра. Шунда ук тиешле кәгазьләр тутырыла, бурычлар түләттерелә.
– Түләү буенча уңайсызлыклар килеп чыкмасын өчен, приставлар махсус мобиль банкоматлардан файдалана, – дип сөйләде шундый рейдларның берсе барышында Казан шәһәре буенча ТКХ башкарма комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин. – Банкомат аша карта ярдәмендә дә, кәгазь акча белән түләргә дә була. Квитанция буенча күрсәтелгәннәрдән кала, суд карары чыгарылган бурычлар да таләп ителә, – ди ул.
Әлеге комплекс суд приставлары эшен бермә-бер җиңеләйтә. Элек барлык автомобиль йөртүчеләрне тикшерергә туры килсә, хәзер җайланма машиналар агымыннан әҗәтлеләрне генә сайлап алырга мөмкинлек бирә. “Юл приставы” түләргә ашыкмаган автомобиль хуҗаларын шунда ук чарасын күрергә мәҗбүр итә. “Янымда акчам юк”, – дип тә аклану мөмкин түгел. Мондый очракта приставлар машинаның үзен, автомагнитола, видеорегистратор, кесә телефоны кебек җайланмаларны, хәтта запас тәгәрмәчне дә кулга алырга хокуклы. Болай да килеп чыкмаган очракта, бурычлыга суд приставына чакыру кәгазе тапшырыла һәм билгеле вакыт аралыгында бурычны каплау вазыйфасы йөкләнә. Моннан тыш, автомобиль хуҗаларын түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту турында да кисәтәләр. Бурычы 10 меңнән артып киткәннәрне чит илгә чыгу мөмкинлегеннән чикләү дә каралган. Әлеге комплекс бер урында гына кулланылырга да, шәһәр кысаларында даими күчеп йөрергә дә мөмкин.
ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм суд приставлары катнашындагы мондый рейдлар атнага берничә тапкыр үткәрелә. Казан шәһәренең Гаврилов һәм Чуйков урамнары кисешкән юл чатында уздырылган чираттагы рейдны миңа да күзәтергә туры килде. Бурычның зурысы да, кечкенәсе дә юк, барысын да вакытында түләргә кирәк. Туктатылган автомобиль хуҗаларының кайсы бәхәскә керә, кайсы аптыраган кыяфәт чыгарып, әҗәте турында беренче тапкыр ишетүен әйтә. Арада тугыз мең сумлык бурычы булганнар да, йөз мең сум тиеш булганнары да бар. Шунысы кызык: ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган машиналарның барысы да диярлек чит илнеке. Суд приставлары иң күп бурычлар торак-коммуналь хуҗалык буенча дип белдерә. Шулай ук кредит, алимент, штраф, дәүләт салымнарын түләмәүчеләр дә очрый.
Система эшли башлагач, Түбән Кама шәһәрендәге – 21, Чаллының 9 идарә компаниясе моңарчы түләнмәгән барлык әҗәтләрне дә җыеп ала алган. Бер ел эчендә бит ул! 2015 елның июнь аена булган мәгълүматлардан күренгәнчә, “Генерацияләү компаниясе”нә дә җылылык энергиясе өчен 1489000 сум күләмендә бурыч кайтарып бирелгән.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 105, 22.07.2015/)