"27 июльдән республикада һава температурасы күтәрелә башлый", - дип хәбәр итте ул "Татар-информ" агентлыгына.
28 июльдән башлап республикада 23-28 градус җылы булачак, 29 июль көнне термометр баганалары 30 градусны күрсәтәчәк. 24-25 июль көннәрендә яңгыр яву фаразлана, 26-27 июльдә явым-төшемнәр көтелми.
"Киләсе атнада һава торышы тотрыксыз, шул ук вакытта температура югары булачак", - дип белдерде Ирина Трущина.
tnv.ru