Бүген Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты башлана

2015 елның 24 июле, җомга
Бүген Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты  - агымдагы елның иң төп халыкара вакыйгасы башлана.

Турнир Татарстан башкаласында 24 июльдән 9 августка кадәр узачак. Ярышларга 2793 спортчы теркәлгән, алар спортның 6 төрендә - ачык суда йөзү, синхронлы йөзү, суга сикерү, су тубы, хай-дайвинг һәм йөзүдә ярышачак. Россия җыелмасы составына Татарстан данын яклаучы 12 спортчы керде. Дөнья чемпионатында Татарстан вәкилләре 5 дисциплинада катнаша: хай-дайвинг, су тубы, синхронлы йөзү, йөзү һәм суга сикерү. Алар -  Яна Мартынова, Александр Красных, Ирина Приходько һәм Эрнест Мәгъсүмов (йөзүчеләр), шулай ук Лилия Низамова (синхронлы йөзү), суга сикерүче Никита Шлейхер, Игорь Семашко (хай-дайвинг),  Альберт Зиннәтуллин, Иван Нагаев, Артем Одинцов, Константин Степанюк һәм Владислав Тимаков (ватерполистлар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International