Урып-җыю эшләре Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа,Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы муниципаль районнарында бара.
Буа районында бөртекле культуралар - 3,9 мең га, Апас районында 2, 3 мең га мәйданда суктырылган.Бөртекле культураларның уртача чыгышы буенча Актаныш районы алда бара – гектардан 33 центнер ашлык чыга анда. Азнакайда бу күрсәткеч - 32,1 ц/га, Зәйдә - 27,2 ц/га.