Административ комиссия төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыны ачыклаган

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Хәбәр ителгән урынга барган административ комиссия закон бозуны теркәде. Шик участогында төзелеш эшләре алып баручы кешегә төште. Башта яшь ир-егет гаебен танымады. Ә урам башында, төп юлдан 500 метр ераклыкта, комис­сия шундый ук күренешкә - яндырылган такта һәм рубероид кисәкләре өеменә тап булды. Чуп-чарны ир-егетнен ишегалдындагысы белән чагыштырганнан соң, шәһәр башкарма коми­теты вәкилләре бу закон бозуны әлеге ир кеше эшләгән дигән нәтиҗәгә килгән.

 

Ул әйтүенчә, участогындагы иске мунчаны бер танышы утынга алып китәргә вәгъдә иткән, тик, күрәсең, урманда ташлап калдырган.

Татарстан экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәре Тимур Кадырбаев РФ админи­стратив хокук бозулар турындагы Кодексының 8.2нче маддәсе нигезендә (аның буенча физик затларга — 1-2 мең сум, вазифаи затларга -10-15 мең сум, юридик затларга 100-200 мең сум штраф каралган) администра­тив беркетмә төзеде. Әлеге хокук бозучыга тѳзелеш чуп-чарын ур­ман территориясенә законсыз ташлау факты буенча административ беркетмә төзелде, өч көн эчендә ул чуп-чарны җыеп алырга тиеш.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International