Баулыда хисапчыны хөкемләделәр

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

Элегрәк әлеге хисапчы эшләгән оешмасыннан 1 млн артык акча урлаганы әйтелгән иде. Тикшерү барышында баш хисапчы үз гаебен таныды.

Баулы хөкеме 3 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасын бирде. Шулай ук гаепле 1 156 211 сум 24 тиен күләмендә акчаны башкарма комитетының бюджетына кайтарырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International