Надежде Ширковага 57 яшь иде. Баулының финанс өлкәсендә ул 35 ел эшләгән. Соңгы 12 ел районыбызның баш финансисты булып эшләде. 2010 елны Баулы районының финанс-бюджет палатасы рәисе булып лаеклы ялга чыкты.
Надежда Петровнаны соңгы юлга озатыр өчен Баулы районыннан башлыгыбыз урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, Совет аппараты җитәкчесе Ринат Хәмидуллин бардылар.